Бу авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр һәм Иксуар.
239 кешесе булган Керәшен Сәрдәсендә мәктәп тә, клуб та, кибет тә, фельдшер-акушерлык пункты да бар. Иң беренче авылдагы халыкның бердәм, тату булуын аңлап алдык. Безне каршы алган авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов бу хакта әйтеп үтте. Авыл халкы нинди генә эш булса да, бәйрәм үткәрелсә дә дустанә мөнәсәбәттә, бергәләп эшли, бергәләп бәйрәм итә.
Алина Кондратьева фотолары
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев