Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Балтач районының Югары Субаш авылыннан фоторепортаж

01 февраля 2024, 13:08

168

0

0

«Туганайлар» газетасы журналисты Фрида Вәлитова һәм сайт редакторы Алина Кондратьева Балтач районының Югары Субаш авылында булып кайттылар.

Субаш авылында 400гә якын кеше яши, дип исәпләнә. 9 еллык мәктәп бар. 10-11 класска балаларны Түнтәр авылына йөртеп укыталар. 1978 елда төзелгән клуб, аның бинасы янында медпункт та урнашкан. Авылда үзләре ясаган тракторлардан файдаланучы кешеләр дә күп. Туганнарына, күршеләренә язгы-көзге эшләрдә ярдәм итәләр.

Балалар бакчасында балалар белән керәшеннәрнең йола-гадәтләрен өйрәнү, сакларга тырышулары хакында, күп кенә чаралар үткәрүләре турында сөйләделәр.

«Туганай» керәшен халык ансамбле белән дә таныштык. Аларның репертуарына ике үз яклары җыруы кергән. Бик матур итеп җырлап, биеп күрсәттеләр. Ә мәктәп балалары безне «арумысез» дип каршы алдылар. Аларның күбесе «Туганай»ның яшьләр төркеменә йөри икән. 

Алина Кондратьева фотолары

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев