Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Венера Карпова: "Ялгыз тормыш шундый ул, күп кешене аздыра"

Сарман районының Түбән Чыршылы авылында яшәүче Венера Карпова шигырьләре

***

Чыршылы – урман арасы
Җиде чакрым барасы.
Кышка утын әзерләргә,
Арба кайдан табасы?

Урман аланы чокырлы,

Ничек атлап чыгасы?

Уфалланы чыгарырга
Ходайга ялварасы.

Фәрештәләр иңгә кунар,

Уфаллага җан өрерләр.

Тәгәрмәчләр әкрен генә,
Такыр юлга керерләр.

Урманнарда шундый рәхәт

Үсә кура җиләге.

Бөрлегәнне җыю җиңел,

Бик тиз тула чиләгең.

Чикләвекләр әйтә сыман:
“Озакламый өлгерәбез.
Алдыгызга коелабыз,
Ә сез безне җыярсыз”.

***

Ялгыз тормыш шундый ул,
Күп кешене аздыра.
Акылдан да яздыра,
Шигырьләр дә яздыра.
Күршегә дә керми ялгыз,
Күп сөйләшми, аз көлә.
Авыр киртәләр үткәнен,
Ул үзе генә белә.
Балалары кайтып тора,
Китүгә, ялгыз кала.
Яраткан бер шөгыле бар,
Кулына каләм ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев