Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тамара Мухановадан мәзәк хәлләр

Тамара Муханова чыгышы белән Питрәч районының Кәвәл авылыннан.

Кәвәл авылында кулланыла торган, инде афоризмга әйләнеп беткән кызык-кызык сүзләр, фразалар, мәзәк хәлләр байтак икән.

«Гел шуларның берсе сөйләшкәндә килеп чыкса, эх, боларны әти-әни исән чакта язып куярга кирәк, алар бит инде юктан гына килеп чыкмаган, һәрберсенең үз тарихы бар дип уйлап куя идем», – диде Тамара.

Шорпа есть?

Элек безнең әбиләр яшь чакта, ипигә күрше урыс авылы Пановкага йөргәннәр.

Менә шулай, безнең әби белән Мучый Дарья әби Пановкага ипигә килгәннәр. Килгән-килгән, тамак ялгап алырга булган болар. Кергәннәр столоваяга. Дарья әби чиратта алдарак булган. Чираты килеп җиткәч, столоваяда эшләүче рус хатыныннан: «Шорпа есть? — дип сораган. Безнең әби грамотныйрак булган шул. Арттан пышылдый икән: «Дарья, суп дип әйт, суп дип»- ди икән.

Аңлашканнар, русча белмәсәләр дә ач та калмаганнар, барасы җиренә барып, кайтасы җиреннән кайтмыйча калмаганнар. Бигрәк молодец булганнар, әбиемнәр

Пауый кылый.

Безнең урам кызлары (хәзер 80 яшьләр тирәсендәге әбиләр) Гәрәч Марьясы белән Пауый Аннугы дус кызлар булып йөргәннәр, бергә уйнаганнар. Укуын да бәлки бер класста укыганнардыр, анысын белмим.

Шулай беркөнне бу кызлар каядыр барырга җыенганнар. Гәрәч Марьясы алдан әзерләнеп, Пауыйларга кергән дә, Аннукны көтеп тора икән. Аннук озак мыштырдагач, ашыктырмакчы булгандыр инде:«Әйдә инде, поехали!» — дигән. Ул замандагы балаларның русчасы да шулхәтле генә булгандыр инде. Аннук моны «Пауый кылый» дип аңлаган. «Нишләп мин Пауый кылый булыйм, син үзең Гәрәч кылый» дип авызын турсайткан.

Әләләлә, бара да инде!

Без үскәндә авылда конюшня бар иде әле. Әллә ни күп булмаса да атлар да бар иде.

Бу хәл булганда мин әле бәләкәйрәк булып калганмын, апамнарга ун-унбиш яшьләр чамасы булгандыр.

Беркөнне минем ике туган дәдәм Юрик (кичә дә искә алган идем инде) конюшнядан алып ат җиккән. Үзенә дә күп булса шул унбиш-уналты яшьләр булгандыр инде. Атны җиккән дә бу, урам кызларын төяп, йөреп килмәкче булган. Кызларның чанага утырып кына бетүе булган, ат буран туздырып чабып та киткән. Кызларның котлары очкан, куркып елаша башлаганнар. Ә Юрик:

- Әләләлә, бара да инде! - ди икән.

Хәзер ат җигеп йөрүче булмаса да, шәбрәк барган техника күрсәк, Юрикнең сүзләре гел искә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев