«Тал песие»
Җан җал иткәндә

«Тал песие»

Раиса Герасимовадан тагын бер шигырь.

Менә тагын язлар җитте.  Ишек алдына чыксаң, анда моңлы җырлары белән сыерчыклар каршы ала. Менә бата-чума тыкырыкка.чыгып кердем әле, ә анда тал песиләре ачылган.



Тыкырыкка чыктым әле,
Песиләр җыеп кайттым,
-"Песи алып кайттым"- диеп
Оныкларга күрсәттем.

Кызым әйтә, -"Әби миңа,
Песиләр ошадылар,
Ләкин алар, ни өчендер,
Берни дә ашамыйлар.

Песс-песс дисәң дә килмиләр,
Прессс дисәң китмиләр,
"Вискос"ны да ашамыйлар,
Ашка якын килмиләр.

Алар әле бик кечкенә,
Кояшка куеп карыйк,
Алар " вискос"ны яратмый,
Җылы сөт биреп карыйк".

Ә энесе, уйнамый да,
Гүпчим якын да килми
-"Мондый песи булмый әби,
В реальной жизни "- ди .

Оныгымның сүзләреннән,
Сискәнеп куйды күңел,
-"Улым, болар тал песие,
Әйе, чын песи түгел".


Нет комментариев