Шаян такмаклар
Җыр күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.
Керәшеннең түтиләре
Чәчләрен тарап үрә.
Авылда үскән матурлар
Күңелне сөендерә.
Керәшеннең түтиләре
Чәчләрен тарап үрә.
Кара кашлы, алсу йөзле,
Эшләп үскәнгә күрә.
Керәшеннең түтиләре
Һәрвакыт чая булган.
Дәрәҗәсен түбәнәйтмәс,
Һәрбер эшкә бик уңган.
Керәшеннең түтиләре
Чабатадан оялмый.
Энҗе кебек киндерәсе,
Күзем карап туялмый.
Чабатаның олтырагын
Ап-ак киндердән салган.
Чабатадан оялмыйбыз -
Әти-әнидән калган. (Мария Савельева, Түбән Кама)
* * *
Ак алъяпкыч кесәсендә
Сары май эри, диләр,
Әллә, дустым, йөрик микән
Барыбер йөри диләр.
Тальянский гармуннарны
Уйный да торгансыж син,
Мин ташладым, яр тапмас, дип,
Уйлый да торгансың син.
Җәй көнендә охотниклар
Ак куяннар атмыйлар.
Яшьлек белән мәхәббәтне
Кибетләрдә сатмыйлар.
Алма сатучылар килгән,
Алдым ящигы белән.
Яр булмаслыгын да белдем,
Сөйдем яшьлегем белән.
* * *
Казның була каралары, казның була аклары.
Басмаганнарны бастыра, керәшен такмаклары.
Көз дә туңмый, кыш та туңмый, керәшеннең бәкесе.
Такмаксыз бию биеми, керәшеннең дәртлесе.
Керәшеннәр уңган халык, үстерә симәнкәсен.
Ялт-йолт килә, биегәндә, түшлегенең тәңкәсе.
Ындырдагы бакчасын, басмыйдыр билчән -улән.
Гомер буе аралаштык, керәшен халкы белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев