"Без җараткан җырулар" китабыннан
Быел печәннәрне мин чапмадым,
Бөрлегәннәр өзеп капмадым.
Күп җирләрдә җөрдем, дөнҗа киздем
Сездәй җакыннарны ла тапмадым.
Бурый гына бурый, карлар җауса,
Эз тапмыйдырболан баласы.
Нужа-касрәтләрне күрмиенче
Ир булмыйдыр ата баласы.
Урманнарга керсәм, исем китә
Элмәләрнең эленүенә.
Үземә лә үзем кайрән калам
Сезне күреп сөенгәнемә.
Фото: Сэяр
Нет комментариев