Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Әллә вакыт, әллә акыл җитми»

Түбән Камада яшәүче керәшен шагыйре, чыгышы белән Югары Баграждан (Зәй районы) булган Никифор Тукмачевның шушы көннәрдә генә редакциягә юллаган шигырьләре.

Туган җир әниләр кебек

Шушы яктан, шушы туфрактан без...
(Клара Булатова)

Көлдән түгел, җилдән түгел,
Без җирдән яралганбыз.
Без җирдән яралганбыз да,
Дөньяга таралганбыз.

Шушы җир тудырган безне,
Шушы җир туендыра.
Үз баласын үги итми, —
Куенына сыендыра.

Туган җир әниләр кебек,
Сөеп үстерә белә.
Ташлап киткән баласын да
Ихлас кичерә белә.

Хакым да юк туган җирдән
Күпне өмет итәргә,
Язсын Ходай соңгы юлга
Туган җирдән китәргә.


Чит җирдә

Алның уңганнары бар,
Гөлнең сулганнары бар.
Сулган гөлләргә карап та,
Күңел тулганнарым бар.

Өзгән гөлләр саргаялар,
Өзгән гөлләр сулалар.
Туган җиренең җылысын
Тоя алмый шул алар.

Каршы алам, озатып калам
Күгелҗем болытларны.
Кайтыр көннәремне көтеп,
Саныймын минутларны.

Монда таңнар ал түгел,
Мондагы ял ял түгел.
Кемгә ничек, миңа читен, —
Монда җаным сау түгел.


Әллә вакыт, әллә акыл җитми

Безнең бәхет ана бәхете ул,
Безнең кайгы — ана кайгысы.
Үзе ана булмый аңлый алмый
Газиз балаларның кайберсе.

Ачыш түгел, безнең тамырларда
Әниләрнең кайнар каны бит.
Күкрәкләрдә безгә бүлеп биргән
Әниләрнең газиз җаны бит.

Чын күңелдән ихлас була бит ул
Әниләрнен генә теләге.
Гомер буе безнең өчен тибә
Әниләренең генә йөрәге.

Вакыт җитми, каршына тезләнеп,
Әниләргә рәхмәт әйтергә.
Әллә вакыт, әллә акыл җитми
Исән чакта бәхилләтергә.


Сине көтеп

Көннәр — сиңа хыялымда кайтып,
Сөелеп юанган көннәр ул.
Минем төннәр — төшләремдә күреп,
Сөенеп уянган төннәр ул.

Кушымта:
Әллә ничек кенә узды вакыт,
Башкачарак үтте гомерем.
Бер мизгелен кайтарасым килә,
Беләм, юкса, мөмкин түгелен.

Минем язлар — сайрар кошлар белән
Кайтуыңны көткән язлар ул.
«Бер кайтмасаң, бер кайтырсың», — диеп
Теләп, өмет иткән язлар ул.
Куш.

Минем көзләр — кыр казлары аша
Сиңа сәлам илткән көзләр ул.
Минем йөзләр — көзнең сарылары,
Сагышлары сеңгән йөзләр ул.
Куш.

Гомер юлым — синсез генә узган,
Ялгызлыкта үткән юллар ул.
Минем гомер — зая үткән түгел,
Сине көтеп үткән еллар ул.
Куш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев