Күпсанлы шигырьләр, җырлар авторы Клара Булатова иҗатынан берничә шигырь тәкъдим итәбез
Ашыгып “җиңги” димәсен...
Көянтәләрем алам да
Чиләкләремне тагам,
Чиләкләремне тагам да
Инешкә суга барам,
Мин үтәм, үтәм урамнан.
Үләнгә чык түгелгән,
Ах, нигә үтә су юлы
Сезнең капка төбеннән.
Үткәндә шушы турыдан
Битләрем уттай яна.
Җитмәсә, артымнан энең
“Җиңги” дип үртәп кала.
Ашыгып “җиңги” димәсен:
Тый әле шул энеңне.
Читен бит алай дигәчтен.
Үзе шундый күңелле.
Үзе шундый күңелле дә
Тик... иртәрәк түгелме?
Кодалар әле күренми,
Килерләр берәр заман.
Көянтәләрем алам да
Чиләкләремне тагам.
* * *
Юл үтә яп-якты кырлардан,
Кайларга сузыла бу юллар?
Ашкынып соңлаган юлчыдай.
Каядыр атыла йолдызлар.
Атылган йолдызлар югала,
Билгесез киңлеккә чакырып.
Ә безнең маяклы юлларда —
Яңа ел китергән яктылык.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев