“Без җараткан җырулар” китабыннан алынды
Суда балык җөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер шул, сизәдер;
Ауылыгызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Шомырт кара чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса;
Күңелемә җал буладыр,
Бер җылмаеп караса.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Башыңа җапкан җаулыгың
Җаңа җауган кар кебек, ай, кар кебек;
Җөзләрең тулган ай кебек,
Акылың сары май кебек, ай, май кебек.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Нет комментариев