Җыр ул-яшәү чарасы.
Кулъяулыгым төшеп калган
Кесәмнән көзгем белән.
Гомерем уза димәс идем
Җәшәсәм сезнең белән.
Алмачылар, лимунчылар
Тау астыннан җул салган.
Ашау-эчү, уйнау-көлү
Борынгылардан калган.
Ике аккош кына күрде
Бодай таратканымны.
Бер Ходаем гына белде
Сезне җаратканымны.
Җир шары ул, Җир шары ул
Җир шары ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Җәшик әле бергәләп
Нет комментариев