Иван Алексеев: «Яңа елга яңа өмет, ак хыяллар белән керәм»
Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәп иҗат итүче карендәшебез Иван Алексеевның бер бәйләм шигырьләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Кышкы гүзәллек
Тәңкә-тәңкә карлар ява
Бар дөньяны агартып,
Кыш җитүне буран дусты
Йөри җиргә таратып.
Суык бабай тәрәзләргә
Бизәкләр ясап йөри.
Ул үзенчә моңлы гына
Кыш турында җыр көйли.
Кемне генә сокландырмас икән
Кышның аклык иңгән көннәре,
Әкият укып, хыялга чумып яткан
Озын-озын моңсу төннәре.
Менә шундый бездә кышкы дөнья -
Үзе моңсу, үзе шатлыклы.
Яз җитүгә кыш та үтеп китәр,
Аның да бит гомере вакытлы.
Солдат улыма
Улым, сиңа шигырь яздым,
Йөрәгемнең биреп җылысын.
Теләкләрнең изгеләрен теләп,
Хисләремнең җыеп олысын.
Таң атканда сайрый былбыллар,
Канатларын җәеп кагынгач.
Шушы шигыремне укырсың да
Уйланырсың, өзелеп сагынгач.
Сиңа юллыйм күңелем чишмәсеннән
Кайнап чыккан шигырь юлларын.
Ишетерсең, бәлкем, таң атканда
Минем хакта булса уйларың.
Шигыремне алып таң җилләре
Синең янга тизрәк очсыннар,
Изге теләгемне җиткереп,
Минем өчен сине кочсыннар.
Назлап кына искән йомшак җилләр
Йөзләреңә сөеп тиярләр.
Уйларыңны бүлеп, әкрен генә:
"Әтиеңнән сәлам," - диярләр.
***
Күңелем һаман яшь минем
Кайбер көнне әллә нишлим:
Сәер уйлар били күңелне.
Бер елмаям, бер моңаям
Искә төшереп узган гомерне.
Балачакның гүзәл хатирәсе
Шушы көнне кабат яңара;
Керсез уйлар, үзәкләргә үтеп,
Күңел кылларында шаяра.
Үзем уйныйм, көләм, шаярамын,
Бар дөньяны килә кочасым.
Болындагы чәчәкләрне сөеп,
Күбәләктәй килә очасым.
Кабат кайтып яшьлек елларына
Тилереп-шашып килә сөясем.
Бар дөньяны онытырлык итеп
Сөю утларында көясем.
Гомер көзен атлап кергәндә дә,
Күңелем һаман әле яшь минем.
Тормыш ачыларын татысам да,
Сиңа, дөнья, үлеп гашыйк мин.
Кышны каршылау
Табигатьтә бүген якты көннәр…
Кар астында кала сары үлән.
Көз иңенә басып кышлар килә
Аклык-пакьлек, яңа өмет белән.
Кар астында кала тагын җирләр,
Сагышларны куа усал җилләр,
Сары төстән инде туйган күзләр,
Күңелләр дә көтә матур хисләр.
Ә мин һәрчак фасыл алмашында
Якты киләчәкне, язмышымны күрәм.
Менә тагын бүген ак чорларга
Яңа өмет, ак хыяллар белән керәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев