Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» җыентыгыннан алынды. Әлмәт районының Илтән-Бута авылы җыры.
Әкерен, әкерен без барайык,
Арымасын безнең атыбыз ла, эй, атыбыз;
Арыса(й) арысын атларыбыз,
Чыкмасыйы җаман атыбыз ла, эй, атыбыз.
Әкерен, әкерен искән җилләргә,
Җапыракай җауа җирләргә лә,ай, җирләргә.
Ниләр теләсә дә бирә Ходай
Иман белән җөргән ирләргә лә, ай, ирләргә.
Әкерен, әкерен без җөриек,
Көрәк белән маллар көриек лә, әй, көрие.
Әйтмиек тей артык, булыр җазык,
Ходай бойырганчы, җөриек лә, ай, җөриек.
.jpeg)

Нет комментариев