Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елизавета Малова шигырьләре

Чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан булган Елизавета Маловның шигырьләре ихлас, самими, үзенә генә хас тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта гади дә.

Капка ачып, көзне өйгә керттем.

Килгәч керсен, елап йөрмәсен.

Тупыл яфраклары белән бизәп,

Куйды өйнең зәңгәр түбәсен.

Түбәбездә яфрак, күктә кояш,

Әй, матур да килде быел көз.

Күз чагылып, баш әйләнеп китә,

Тел очына килсен ник бер сүз.

Гел шулай ул, җылы, матур сүзне

Кирәк чакта әйтә белмибез.

Юкса, күңел эретерлек сүзләр

белән, тулган тулган туган телебез.

Көзләр алар ел да төрле-төрле.

Быелгысы гел безнеңчә килде.

Җәй җитмәде дип йөргәннәргә,

Эшләр өчен коры көнен бирде.

Килгәч керсен, үзем капка ачтым.

Килешеп тә бетмәс, кертмәсәң...

Килер кешем, килер көзем булсын,

Беркем килмәс үзең көтмәсәң.

 

***

Тузганаклар чәчәк атты

Сентябрьнең унбише.

“Җәйнең дүртенче ае бу,

Ахрысы”,– диде күрше.

Һәр нәрсәнең үз вакыты

Саташканмы тузганак?

“Матурлыкка чикләр юк ул!”,

Дидеме икән туган як.

Яшел чирәм арасында

Тузганак сары төймә.

Үзгә булу  гел кыен ул,

Кыраудан гына көймә!

Бер сокланам, бер кызганам,

Мин мең төрле халәттә.

Ә тузганак беркөнне тузып,

Очып китәр, әлбәттә.

Мин калырмын, өйрәнгәмен,

Озатам, каршы алам...

Тузганаклар сиңа сәлам,

Әйтеп Үтсеннәр, балам.

 

***

Шомыртларга сыенып,

Балан үсә күршедә.

Күрше дигән булам да, тик,

Яшәми бер кеше дә.

Авышкан өй,

Лапас-кура күптәннән.

Ничә бала үскән нигез.

Рәнҗеп карый үткәннән.

Җәй көнендә өй каршыннан

Кирәк җиремә барам

Хәлен сорап, өлгермәгән

Баланын өзеп кабам.

Ак сиренен сыйпап үтәм,

Гаепле күк үзем дә.

Кайтып балан җыючы юк,

Өлгергәчтен, көзен дә.

Онык белән бер тәлгәшен

Элдек кертеп киртәгә.

Балланганын көтә онык.

Нәрсә булыр, иртәгә.

Миңа тәмле, аңа әче.

Бер җавап юк, мең сорау!

Баланга түгел, җаннарга

Төште ахырысы кырау?!

Ташландык өй күңелемне

Актарып атты тагын.

Калдырасы иде дә бит

Карасын түгел, агын.

Оныкларга ни диярбез,

Сорарлар беркөн килеп...

Кирәксез нигез хәлендә,

Калдыра күрмә, берүк!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев