Елена Григорьеваның иҗат җимешләре
Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева-Данилованың шигърият белән кызыксынуы бала чагыннан ук килә. Ул Мамадыш районының Владимир авылында туып, 1978-88 елларда Владимир сигезьеллык, Үсәли урта мәктәпләрен, 1993 елда Казан Дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлый. Бүгенге көндә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамблендә оркестр артисты-ансамбльнең әйдәп баручы солисты.
...Аералмый, караңгыны актан,
Рәнҗү- каргышларым эчкә йотып,
Үкси-үкси, күпме таңнар аткан...
Үлдем...өеп күмдем
бар ачуым.
Торып басар өчен бу ярсуым...
Яңартмаска, кипкән яраларны!
Төзәтмәскә өзгән араларны!
Кузгатмаска тынган кан саркуын!..
Караңгыдан яктылыкка үрлим.
Каберемнән чыгам...Басам,
мәгәр:
Сүндермәскә соңгы өметемне,
Көрәшергә!..
Ахыр чиккә кадәр!..
...Бәхилләдем барсын...
Ярлыкадым.
(Калды, сары сагыш үткәнемдә.)
Саллы сабак булыр татлылары;
Маяк итеп алам яктыларын-
Тик гүзәл гамь булыр... Көткәнемдә.
КАПКА
Рәссам булсам, ясар идем,
Капкага ук, рәсемең!..
...Йөрәк-капкаң ачар идем,
Белсәм, әгәр, әфсенен!
Рәсем ясый-ясый, бергә
Дөньяны бизәр идек:
Төрле сурәтләргә кереп,
Хыялда йөзәр идек...
Яңгыр булыр идек, бергә,
Ап-ак кар булыр идек...
...Мин какканда капкаң ачсаң,
Матур пар булыр идек!..
Хыял белән яшим шулай
Күпме сер бар ачасы...
Барсын хәл итәргә тиеш
Синең йөрәк капкасы!..
АРБАЛЫ БАЛАЧАК
.(җирсү)
Ярылып калган тояк, көпчәк эзе
Яңгыр яуган басу юлында...
Эх! Мул итеп яуган!..Зур күл ясап,
Коеп тулган, уйсу урында.
Елак күңелемнән айкап алып,
Мөлдерәпләр тулды күзләрем...
Ат арбасы узган күлләвектән
Гамьсез балачагым эзләдем...
...Уртасыннан ердык... яланаяк...
Кемдер, әле, ятып аунады...
Яңгырдан да узып, чәчерәтеп,
Күпләр рәхәтлеген алгандыр!..
...Арба салулаган эздән барам...
Татлы бер төш кебек уелган;
Сабый бәхетемнең бер тамчысы,
Чалгы җыры белән сеңеп калган,
Печән өсте үтә уемнан...
Йомшак печән салган ат арбасы,
Бишек кенәме соң?!. Бер тәхет!
Хуш исле шул печән арасында,
Каезланган дилбегәне тотып,
"Һай, бахбай!"лап кайту...
Вәт, бәхет!..
...Сирәгәйде инде: еш күрмибез
Арба түгел, атның үзен дә!..
Ә, балачак... бөтенләйгә калды...
Күлләвектә...арба эзендә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев