Егетләрдәй кебек егет кеше
Җан җал иткәндә

Егетләрдәй кебек егет кеше

“Керәшен зиннәрләре” китабыннан

Егетләр дә кебек лә, егет кеше,

Чаллының буйлары,

Ут чыгара пәке йөзеннән.

Кемнең кем икәнен лә белеп була,

Чаллының буйлары,

Сөйләшәләр торган сүзеннән.

Өстәл өскәйләрем лә, әй, кенәгә,

Чаллының буйлары,

Өстәл аскайлары ла күләгә,

Егетләр дә кебек лә егет кеше

Чаллының буйлары.

Җавап бирә тугыз ла түрәгә.

Биеккәй тауларның ла, ай башында,

Чаллының буйлары

Ат аунаган җирләр дә бар икән.

Безнең керәшеннәр арасында,

Чаллының буйлары.

Арыслан күк ирләр бар икән.

Безнең керәшеннең лә, егетләре,

Чаллының буйлары,

Биек итеп сала өйләрен.

Егетенә ошап ла кызы туган,

Чаллының буйлары,

Тибрәндереп җырлый көйләрен.


Нет комментариев