Керәшен гимны статусын алган җыр
Башларыма кигән эшләпәмнең
Сиксән сигез икән өлгесе.
Килгәннәрдән бирле карап торам,
Сез икәнсез дөнҗа көзгесе.
Кушымта:
Безнең ил - сандугач сайрар җир лә,
Безнең ил - уйнап-көлер җир.
Алма бакчасына, ай, керәем,
Матур кызлар алма җыядыр.
Җөзләрегез якты, сүзегез татлы,
Күңелләрем сезне сөядер.
Кушымта шул ук.
Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,
Мөлдер генә мөлдер тулсын дип.
Сезләр моңайганга без жырлыйбыз,
Күңелкәйләрегез булсын дип.
Кушымта шул ук.
Мамадыш районы Владимир авылы көе
"Керәшен җыру әйтә" китабыннан
Нет комментариев