Башкортстан республикасының Бакалы районында 13 фольклор коллективы эшли. Шуларның берсе — «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле
«Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле 1972 елда оеша. Сәнгать җитәкчесе: Наталья Васильева. «Туганайлар» ансамбленең визит карточкасы — такмаклар һәм озын көйләр.
Николай Үлмәсовтан соң коллективны төрле елларда сәләтле җитәкчеләр җитәкли: Саит Чабаров, Геннадий Иванов һәм Зоя Кинзибаева. 1990 елларда җитәкче — Анатолий Иванов, ә сәнгать җитәкчесе — Клара Тайганова була. 2000 елдан башлап ансамбль белән Аркадий Асанбаев (җитәкче) һәм Радик Чукаев (сәнгать җитәкчесе) эшлиләр.
Соңгы 8 елда ансамбльне Яңа Балыклы авыл мәдәният йорты методисты Наталья Васильева җитәкли. Аның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Туганайлар» ансамбле бүген дә халык мәхәббәтен яулый, милли традицияләрне саклап килә.
«Туганайлар» һәм «Авылым моңнары» ансамбльләре күп еллар дәвамында бердәм иҗат итә. Ике ансабльнең дә составы бер үк: барысы 18 кеше, араларында тәҗрибәле остазлар да, яшь талантлар да бар.
Иң мөһим уңышлары: 2019 — «Җырлыйк әле» төбәк фестивалендә I урын; 2021 — Гран-при һәм милли кием тегүгә сертификат; 2021 — Казандагы «Түгәрәк уен» Россиякүләм татар фольклоры фестивалендә «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», I дәрәҗә лауреат; 2023 — IX Республикакүләм «Кушнаренко таңнары» фестивалендә «Халык гореф-гадәтләренә тугрылык өчен» диплом; 2023 — VI Төбәкара Троицк фестивалендә Гран-при ияләре.
Алина Кондратьева фотосы.
Нет комментариев