Хәбәрләр

Югары уку йортларындагы барлык укыту программаларына ясалма фәһем кертергә планлаштыралар

Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

2027 елдан югары уку йортларының барлык программаларына ясалма интеллект буенча модульләр кертү планлаштырыла

«Ясалма фәһем буенча модульләр мең ярымга якын белем бирү программаларына кертелгән, ә 2027 елдан барлык югары белем бирү программаларын колачлаячак», — дип аңлатты министр Федерация Советындагы хөкүмәт сәгатендә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Халыкара яшьләр фестивалендә Фальков Россия югары уку йортлары ясалма фәһем белән бәйле рәвештә укыту программаларын төзәтергә тиеш, ә студентларга уку вакытының бер өлешен нәкъ менә шушы тема белән эшләүгә багышларга киңәш ителә, дип белдергән иде инде.

«Заманча университет эшенең төп юнәлешләре ясалма фәһем белән тыгыз бәйләнгән. Теләсә кайсы программада 2027 елдан без моны тулы күләмдә тәэмин итәчәкбез дип саныйбыз», — диде Фальков.

Ватаным Татарстан

 


Нет комментариев