Әлеге баскыч үзара салым акчасына яңартылган.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Ландыш Хабибуллина да катнашкан. Ул үз үзенең чыгышында авылдашларның бердәмлегенә, туган җирне яратуларына соклануын белдереп, бу проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен җиткергән.
Бәйрәмдә авылның «Карендәшләр» фольклор ансамбле чыгыш ясаган, матур чиләкләр белән чишмәгә барып су алганнар. Шулай ук, авыл халкы, мәктәп укучылар ды килгән.
«Бу эш — Бахта авылында яшәүче һәркемнең бердәмлеге, тырышлыгы һәм туган җиренә булган мәхәббәте нәтиҗәсе», — дип язды бахталылар.
Фото: Алексей Тихонович
Нет комментариев