Төрледән-төрле

Кызыл миләш һәм чикләвекле варенье (рецепт)

Көзнең кызыл миләштән тәмле варенье ясар вакыты җитте.

Кирәк булачак: кызыл миләш (500 грамм), әстерхан чикләвеге (300 грамм), бал (300 грамм), су (2 литр).

Миләшне эмаль кәстрүлгә салып, кайнап кына чыккан 2 литр су коябыз. Капкач ябып, 30-40 минут тотабыз. Суы суынгач, миләшне сөзәбез (әгәр эчесе бетмәсә, моны бер-ике мәртәбә кабатларга була). Тастымалга салып, миләш кипшенгәнче тотабыз. Эмаль кәстрүлгә миләш һәм бал салып болгатабыз. Бал эреп беткәч, кәстрүлне газ плитәсенә куябыз. Миләш кайнап чыккач, болгата-болгата, 15-20 минут акрын утта тотабыз. Юып, ваклап, майсыз табада 5-6 минут кыздырылган әстерхан чикләвеге кушып, тагын 10 минут кайнатабыз. 

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев