Бер кайтырмын
Җан җал иткәндә

Бер кайтырмын

Оныкларыңда чалымнарыңны күрү, дәвамыңны аңлау бәхетнең үзе түгелме

Никифор ТУКМАЧЕВ

БЕР КАЙТЫРМЫН

Тормышны яратып яшим,
Ничек гомер итсәм дә.
Дөньядан китәсе килми,
Өлкән яшкә җитсәм дә.

Нинди ашмас хыялдыр бу,
Кыла алмыйм бер чара.
Үлгәч тә яшисе килә,
Хәтерләрдә булса да.

Мин китсәм дә мәңгелеккә,
Бер җырым калыр әле.
Оныклар бабай җыры, дип,
Бер искә алыр әле.

Оныкларымда эзлимен,
Үземнең чалымнарны.
Гәүдәләр башка булса да,
Минеке адымнары.

Мин гөлләр булып шытармын,
Яңгырармын җыр булып.
Кайтмый калмам арагызга
Сагыш булып, моң булып.

Фото:Beesona.ru

 


Нет комментариев