Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Алексеевск районының Кр. Баран авылында яшәүче Елена Скворцова шигырьләре

Кр. Баран авылында яшәүче 85 яшьлек әбинең якыннары турында язган истәлекләре, шигырьләре бик күп.

Авылыма

Яшәдек без шушы авылда,

Балалар да үстердек.

Яхшысын да, яманын да

Шушы авылда күрдек.

Оныта алмыйм бер генә дә,

Лагерь буйларын,

Әрәмәдә матур итеп

Кошлар сайравын.

Оныта алмыйм җәйгә чыккач

Яңгыр яуганын.

Яңгырдан соң йөгерә-йөгерә,

Гөмбә җыйганым.

Июль җиткәч китә идек

Печән чабарга,

Кайсы тирәләргә барып,

Печән табарга?

Сентябрь җиткәч тотынабыз,

Бәрәңге алабыз,

Балаларны булышырга көтеп алабыз.

Иртән эшкә чыгып китә идек,

Салкын буранда.

Балаларыбыз чыгып туңмас микән,

Зәхмәт урамда.

Белмим, кабул булгандырмы, безнең теләкләр.

Резинка итегенә ябышып,

Ката иде аяклар.

Кагылып та, сугылып та, үскән җирем, яшим әле.

Чирләрдән шиңгән җилкәмне,

Бераз турайтам әле.

Ташланды бит лагерь урыны,

Агачлар үсә...

Шул агачларга карап,

Гомерләр бик тиз үтә.

 

Аня кызыма

Ходай миңа бер кыз

Бала бүләк итте.

Кызым җаным, балам,

Минем бердәнберем,

Тормышыңда балаларың,

Белсен кадерең.

Тәтәңнең дә син яраткан кызы идең,

Безнең өчен күз өстендә кашлар идең.

Тәрәзә төбем гөл генә,

Су сиптем үзем генә.

Гөлләр үсәр, тормыш дәвам итәр,

Сагынып саргаермын мин генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев