Әлеге шигырьне Лениногорск районы Федотовка авылында туып үскән Людмила Аланлы язган.
Анда кергән «Әчелек», «Төбәк», «Таштау» атамалары — аның туган авылындагы җирләр.
— Халык кая ашыга соң?
— «Әчелек» тау ягына!
«Әчелек»тә җиләк пешкән —
Кып-кызыл, ди, бал гына.
«Төбәк»тә дә җиләк уңган -
Чиләгең тиз тула, ди.
Җиләк кебек кызлар гына
Бу яклардан җыя, ди.
Ә «Таштау»дагы җиләкләр
Каптыңмы — эреп тора.
Матур чиләк эчләренә
Үзләре кереп тора!
“Әчелеге”, “Төбәге” –
Пешеп тора җиләге.
Җитез, өлгер булсаң гына
Бик тиз тула чиләге.

Нет комментариев