Келәтле һәм Кече Җирекле кешеләре киемнәрендә — тарих чагылышы
Шәхси архивта саклана торган бу фотолар Түбән Кама районындагы керәшен авыллары халкының тарихын күзаллау мөмкинлеге бирә.
Моннан 70-80 ел һәм аннан да элегрәк төшерелгән фотолардан тарих үзе карап тора кебек. Ә бу ике фото алай күптән дә төшерелмәгән. Әмма алар да тарихи истәлек булып санала ала. Ни өчен дигәндә, ул фотолардагы карендәшләр өстендә — музей экспонаты булырдай тарихи киемнәр.
Кәнәфидә, чигүле бистәрләр арасында утырганы — 1927 елгы Татьяна түти Москова. Янәшәсендә — кызы Нина. Икесенең өстендә — алача күлмәк, алъяпкыч. Аларны Татьяна түти үзе суккан, теккән. Яшьлегендә кешелеккә генә кигән. Келәтлегә юл төшеп, өйләренә кергәч, төшергән фото бу. Аңа инде ун елдан артык вакыт үтте. Cандыктан шул элгәреге киемнәрен, ике башына да челтәрләр тотылган чигүле бистәрләрен алдыртып, истәлек өчен фотога төшергән идем. Келәтле керәшеннәре киеме, дип яздым язуын, әмма Татьяна түтинең анасы Аудый Келәтлегә Актүбә авылыннан төшкән булган. Сайтны карап баручылар арасында бәлки Актүбә белән Чәбия хатын-кызлары киеме арасындагы аерманы белүчеләр, элгәреге фотоларны юллаучылар да табылыр…
Икенче фотодагы балалар инде тормышта үз урыннарын тапкан җитди кешеләрдер. Ул фото да күптән, Түбән Кама җирле керәшен оешмасы бәйрәмнәреннән берсендә төшерелгән иде. Балалар өстендә — Кече Җирекле керәшеннәренең элгәреге киемнәре. Ул киемнәрнең тегелүенә гасырдан артык вакыт үткән.
Кече Җирекле керәшеннәре киеме дә Түбән Кама төбәге керәшеннәре тарихының бер чагылышы. Мөгаен, халык мирасы, халык байлыгы буларак, алар хәзерге вакытта Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен музеенда кадерле экспонатлар булып сакланадыр…
Вакыт судай ага. Замана тизлеге кешеләрне, тормыш-көнкүрешне үзгәртә. Буыннар алмашына. Тарихның кеше гомерен үз эченә алган гасырга якын вакыты әнә шулай сурәтләргә күчеп, килер буыннарга истәлек, мирас булып кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев