Фотоларда — керәшен тарихы
Әлеге фото Түбән Кама шәһәренең 47нче балалар бакчасында саклана.
Фотоларда — керәшен тарихы
Түбән Кама шәһәренең 47нче балалар бакчасы күп еллар дәвамында «Керәшен халкының тарихы һәм мәдәнияте» юнәлешендә актив эшләп килә. Бакчада Елизавета Михайлова җитәкче булган елларда ук бу эшкә тотынган булганнар. Хәзерге бакча мөдире Зөлхиҗә Галимҗановна да керәшен бәйрәмнәрен, уен-йолаларын өйрәнүгә аерым игътибар бирә.
Балалар бакчасында шушы җирлекнең узган тарихына багышланган альбом саклана. Ә анда тормыш китабы булырлык фотосурәтләр тупланган. Вакыт агышы үз эзен калдырган сурәтләрнең берсендә өч мөлаем керәшен кызын күрергә мөмкин. Ул заман инде тарихта гына калса да, бәлки бу кызларны танучылар булыр?
47нче бакча хезмәткәрләре аларның үзләренә 8(855)30-16-56 номеры белән телефоннан шалтыратуларын көтәләр. Әлбәттә, «Туганайлар» редакцияcе (тел.:+7-917-250-97-95) белән дә элемтәгә керерсез, дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев