Бер фотосурәт тарихы: Чистай ягы кызлары
Әле фото белән Чистай районының Чуваш Ялтаны авылыннан Нина Никитина таныштырды.
Бу фотосурәт мине яшьлеккә алып кайта. Бу бик матур һәм җылы истәлек. Фотода 1986 елның июнь ае. Ел саен әтиләр (5-6 гаилә) безнең өчен табигать кочагында гаилә бәйрәме, кечкенә генә Сабантуй оештыралар иде. Әй күңелле дә була иде! Кечкенә, әмма чын күңелдән уздырылган Сабантуй. Табигать кочагында учак яна, казанда тәмле уха пешә, ә бөтен алан шат тавышлар, төрле кызыклы уеннар белән тулган, күңелгә якын бәйрәм. Фотоның арткы планында куе агачлар. Алар арасыннан кояш нурлары яктырта. Ә менә шушы матурлык уртасында – без, 12-15 яшьлек кызлар тезелеп торалар. Сулдан уңга беренчесе мин, икенчесе Анна (Бачук дәдәйнең кызы), калган икесе сеңелләрем Наталья белән Светлана. Аларның йөзләрендә бәхет нурлары. Күзләре кояштай балкый, иреннәрендәге елмаю – иң ихлас, иң чын балачак елмаюы. Светлананың кигән ялтыравыклы сары күлмәге кояш нурында җемелдәве әле дә күз алдында, – дип сөйләде Нина Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев