Зинаида Захарова — Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты
Бу премия балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен тапшырыла.
Әлеге бүләкне Зинаида Захаровага 3 октябрьдә Казанда узган Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съездында оешма рәисе Ркаил Зәйдулла тантаналы шартларда тапшырды, -дип хәбәр итте ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге.
Исегезгә төшерәбез, Зинаида Кирилловна быел 70 еллык юбилеен уздырды. Түгәрәк датага бәйләнешле бәйрәм 16 майда Казанда Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булды.
Ул актив иҗатын дәвам итә. Быел гына да авторның ике китабы чыкты. «Елмай» дип исемләнгән җыентыкта шагыйрәнең балалар өчен иҗат ителгән иң яхшы әсәрләре ике телдә тәкъдим ителә. «Хыял канатында» китабында соңгы елларда иҗат ителгән лирик шигырьләре урын алган. Автор яшәүнең матурлыгын, мәхәббәтнең зурлыгын әти-әнисенә, туган халкына, татар теленә, сөйгән ярына булган сөю-ярату хисләре аша ачып бирә. Авторның барлыгы 17 китабы дөнья күрде, шуларның тугызы балалар өчен язылган.
Моннан тыш Зинаида Захарова укучылар белән даими очрашып тора. Күптән түгел генә, 22 августта, ул «Кәләем» фольклор төркеме һәм Әфган сугышы ветераннары белән Актүбә интернатында булып кайтты. Күчтәнәчләрдән тыш, алар концерт куйдылар, китаплар бүләк иттеләр. Ә 2 октябрьдә Кәләй урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашып авылдашларына, туган мәктәбенә багышланган шигырьләрен укыды, «Кәләем» фольклор ансамбеле аның шигырьләренә язылган җырларны башкарды.
Шунысын да искәртик, Абдулла Алиш премиясе язучының беренче генә бүләге түгел. Ул С. Сөләйманова һәм Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев