Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйнең керәшен авылларында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалачак

Авыл җирендә медицина ярдәме күрсәтүдә фельдшер-акушерлык пунктлары төп рольне уйный. Модернизациядән соң халык заманча шартларда сыйфатлы беренчел медицина ярдәме ала алачак.

Зәй районында «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты һәм «ТР беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү»төбәк программасы кысаларында, 10 фельдшер-акушерлык пунктына һәм табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясалачак.

Ремонт эшләре түбәндәге авыл җирлекләрендәге ФАПларга кагыла: Югары Шепкә, Налим, Түбән Биш, Югары Лоҗы, Туңылҗа, Алексеевк, Әхмәт, Карманово, Яңа Маврино, Суык Чишмә һәм Төги.

Капиталь ремонт түбәләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыруны, инженер системаларын модернизацияләүне һәм башкаларны үз эченә ала. Бу чаралар пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге бирәчәк.

Эшләр федераль һәм республика бюджетлары хисабына финанслана. Барлык ремонт эшләре 2025 ел ахырына кадәр тәмамланыр дип планлаштырыла.

Фото: Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев