Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйнең бөек спортчысы Федор Симашевны искә алып

13 мартта, легендар чаңгычы Федор Симашевның тууына 81 ел тулган булыр иде.

Илебезне дөньякүләм таныткан чаңгычы, Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Универсиада ярышларында җиңүче, унике тапкыр Советлар союзы чемпионы Федор Симашев халкыбызның горурлыгы - Баграж авылы егете иде.

Татарстан һәм Зәй спорт тарихын белүчеләр өчен бу исем бик күпне аңлата. Федор Петрович чыннан да бөек спортчы булды, аның ил һәм республика алдындагы казанышларын арттырып әйтеп бетергесез.

Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Универсиада чемпионы, унике тапкыр СССР чемпионы – бу исемнәр үзләре үк сөйли. Ул рух көче, тырышлык һәм чаңгы спортына тугрылыкның үрнәге булып, үз исемен мәңгелеккә тарихка яздырды.

Без бүген легендар карендәшебезне, СССРның атказанган спорт мастерын, җылылык һәм тирән хөрмәт белән искә алабыз. Аның чаңгыда ирешкән күренекле җиңүләре яңа буын спортчыларын илһамландырды һәм илһамландыра да. Федор Петрович Симашевның тыйнаклыгы, якты таланты безнең күңелләрдә мәңгегә сакланыр.

Фотолар Новости Заинска

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев