Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән өч карендәшебез бүләкләнде

18 апрельдә Зәйдә ветераннарның Җиңүнең 80 еллыгын каршы алуга, патриотлыкка һәм махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүгә багышланган семинары булды.

Семинарның психологик-педагогик ярдәм үзәгендә уздырылган пленар өлешендә бер төркем активистларга генерал-майор Александр Бородин бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләрдән өчесе — карендәшләребез. 

9 ел элек оештырылган «Юнармия» хәрәкәтенең Зәйдәге штабында беренче начальник булган Валентин Атласов I дәрәҗә «Юнармейская доблесть» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

ДОСААФның Зәй җирле бүлеге начальнигы Николай Глуховка да I дәрәҗә «Юнармейская доблесть» күкрәк билгесе бирелде. 

Зәй районы ветераннар советы председателе Алексей Алексеев «Татарстан Республикасы ветераннар союзы» иҗтимагый оешмасының «Хезмәтләре өчен» дигән мактаулы билгесенә лаек булды. 74 яшьлек Алексей Васильевич махсус хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм җыюда башлап йөри, яшь буынны партриотик рухта тәрбияләү өчен күп көч куя.

«Татарстан Республикасы ветераннары союзы» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, «Юнармия РТ» штабы начальнигы, семинарда катнашкан генерал-майор Александр Бородинның Зәй җиренә беренче килүе. Ул төбәк музеенда, социаль ярдәм үзәгендә булып, 6нчы мәктәптә «Юнармия»челәр эшчәнлеге белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев