Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәйдән Клавдия Максимова: «Табигать белән бер булып, тәңгәллектә генә яшәргә кирәк»

Клавдия Максимова Зәй районындагы туган авылы Кабан Бастырыкка, аның кешеләренә булган мөнәсәбәте, табигатьне яратуы турында еш яза. Клавдия Максимованың җир җиләге чәчәге турында язган фикерләрен тәкъдим итәбез.

Җир җиләге чәчәк ата,
Өлгерер җиләкләре,
Хуш исле җиләк җыярбыз
Тутырып чиләкләрне.

«Җиләк җыярбыз дигәннән дусларым, исегездәдер, җиләк җыярга урманга, яки болынга йөри идек. Безнең Кабан Бастрык авылында урманга әле басу аша керерлек.

Кабантауда без кечкенә чакларда җиләкләр җыеп йөргәнне бик хәтерләмим. Чөнки, ул вакытта маллар күп булып, көтүләр йөри иде. Көтү булган җирдә шушы бүгенге көндәгедәй чүп-үләннәр дә үсми иде. Билгеле җиләк яфракларын, тамырларын да сыер, сарык кебек маллар ашап бетереп барды.Ә хәзер бакча артыннан чыгабыз да җиләк өзә башлыйбыз. Кабантау итәгеннән челтерәп аккан Чүк Чишмәсе, Олы Чишмә яннарында алар бигрәк эре, матур булып үсә. Боргаланып аккан Бастырма елгасы тирәләрендә җиләк күп өлгерә. Кабантау итәгендә һәм Бастырма елгасы уртасындагы «Корбан биргән җир»дә, аланлыкта җиләк күп була. Ә бит дусларым Бастырма елгасы һәм челтерәп аккан саф сулы челтер чишмәләребез минем бакча артында гына. Бакчаңнан атлап чыгасың да, җиләк өзеп кабасың.

Мин бу җиләк турында уйларымны авылда түгел, ә шәһәрдә, тәрәзәдән карап, өй кырындагы ап-ак җиләк чәчәкләрен күргәч сезгә җиткерергә теләдем. Әйе, әйе! йорт кырыйларында ап-ак җиләк чәчәкләре! Ел саен чабылып, чистарылып торса да, алар тагын һәр ел чәчәк ата.
Табигать матур, бай. Табигатҗ яшәү чыганагы. Табигать белән бер булып, тәңгәллектә генә яшәргә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев