Зәйдә хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр
21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәй районының муниципалитет, җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырылды. Алар арасында керәшен авыллары да бар.
Җирле үзидарә хезмәткәрләре — халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылар. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш кертүләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чарада шулай ук, «Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясенә дәгъва кылучыларга дипломнар тапшырылды. Алар — Урсай авыл җирлеге башлыгы Наилә Гатина, Гүлкин авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова, Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук.
Тантанада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Зәй җирле бүлеге әгъзаларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев