Зәйдә узган «Культурный код в ремесле» фестивале районның кул осталарын бергә җыйды
12 ноябрь көнне Зәй районы мәдәният йортында үткән чара декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге иҗади башлангычларга этәргеч бирү, яңа талантларны ачу максатыннан оештырылды.
Күргәзмәдә районның һәр авылыннан осталар үзләренең иң яхшы эшләрен тәкъдим итте. Чигү, бәйләү, туку, агачтан һәм хәзерге заман материалларыннан ясалган әйберләр – һәрберсе үзенчәлекле һәм кабатланмас иде. Кунаклар Зәй осталарының сәләтенә сокланып, халык мәдәниятенә тагын бер кат гашыйк булды.
Дүрт Мунча авылыннан осталар чыбыктан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс күрсәтсә, Түбән Биш мәдәният хезмәткәрләре үзләре теккән күлмәкләрдән киенгән "Бишкәй" балалар коллективының җырлары белән сөендерде.


Сәвәләй мәдәният йорты полиротангтан кәрзиннәр үрү серләре белән уртаклашты.
“Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лариса Викторвна кәрзин үрү буенча мастер-класс күрсәтте. Аның янына килүчеләр, кызыксынучылар күп булды”, – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Иске Зәй остасы Альбина Романованың бәйләгән сумкалары хатын-кызларны әсир итте. Сарсаз-Баграж һәм Урта Баграж клубларыннан китерелгән тукыма кисәкләреннән тегелгән мендәрләр һәм уенчыклар да игътибар үзәгендә булды.



Якты Күл мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорованың "Берегиня" саклау курчаклары күргәзмәсе славян йолаларына багышланган иде.
Фестиваль Зәй районының мәдәни тормышында якты эз калдырды һәм осталар өчен иҗади үсешкә яңа мөмкинлекләр ачты.

Ләйлә Сабаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев