Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәй районында Изге Макарий хөрмәтенә чиркәү төзелеше дәвам итә

Шушы көннәрдә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий Зәйдә яңа чиркәү төзү мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде.

Эшлекле очрашуда Зәй округы благочинные, чиркәү настоятеле, иерей Вячеслав Федоров һәм район керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов катнашты.

 Фикер алышу барышында төзелешнең алдагы этаплары каралды. Хәзер төзүчеләр кирпеч салуны һәм стеналарны торгызуны тәмамлыйлар. Якын арада монолит түшәмәне монтажлау башланачак. Агымдагы төзелеш сезонында эшләрне түбә торгызуга әзерлек этабында төгәлләү планлаштырыла. 

Владыка Мефодий очрашуда катнашучылар белән шулай ук храм яны территориясен төзекләндерү буенча  фикер алышты. Яңа храм керәшен җәмгыяте өчен рухи үзәк кенә түгел, ә шәһәрнең бизәге дә булачак. 

Төзелеш җирле халыкның актив ярдәме белән алып барыла. Чиркәү төзелешендә ярдәм итәргә телүче һәр кеше исемле кирпеч сатып ала ала. Мондый кирпечләргә 600дән артык таныклык бирелгән инде. 

- Кадерле зәйлеләр, якташлар, сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Сезгә исемле кирпечкә таныклык сатып алырга тәкъдим итәбез. Исемле кирпечкә таныклык алган кеше чиркәү төзелешендә катнашучы булып саналачак һәм аның исеме Синодикка,  чиркәүнең мәңге искә алу китабына кертеләчәк. Заказ бирелгән көннән башлап  сезнең өчен чиркәүдә һәр литургиядә гыйбадәт кылыначак. Сезнең исемегез храм диварына да язылачак. Исемле кирпечкә таныклыкны үлгән якыннарың өчен дә алырга була, алар барысыннан да күбрәк догага мохтаҗ. Якыннарыңа туган көнгә бүләк ясарга була. Исемле кирпечкә таныклыкны алу өчен чиркәү лавкасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди храм казначее Зинаида Иванова.

Заинск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев