Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Зәй керәшен оешмасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, яңа җитәкче сайланды

13 март көнне Зәй шәһәрендә Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй районы бүлеге отчет-сайлау конференциясе булды.

Анда Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина, җирле оешманың идарә членнары һәм делегатлар катнашты. Махсус хәрби операция ветераннары Георгий Борисов, Евгений һәм Валерий Абрамовлар конференциянең мәртәбәле кунаклары булды. 

Конференцияне Петр Уразайкин алып барды. Эшне ул район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләп башлады. Көн тәртибендә торган мәсьәләләр: Зәй керәшен оешмасы эшчәнлегенә отчет ясау; оешманың яңа идарә составын һәм җитәкче билгеләү булды.

Зәй төбәгенең 20дән артык керәшен авылында хезмәтне, динне, халык традицияләрен тигез күрүче тырыш халык яши. Соңгы елларда Зәй керәшен оешмасы яңа сулыш белән, нәтиҗәле эшли. Зур көчне махсу хәрби операциядә Ватанны саклаучы, яклаучы егетләргә ярдәм итүгә һәм авыллардагы иман йортларын сафка бастыру эшләренә бирелә. Шәһәр уртасында төзелә торган Изге Макарий чиркәве дә махсус хәрби операциядә җиңүгә багышланып, халык көче белән төзелә. Иҗат, культура юнәлешенә килсәк, монда да үсеш бар. Фольклор коллективлары матур иҗат итеп яши, аларга сәхнә күлмәкләре тегелә, быелгы «Туым Жондозы» фестивалендә «Бишкәй» балалар ансамбле 1 дәрәҗә лауреат исеме алды. 

Барганнар — юл ярыр 

Өч ел җирле оешма җитәкчесе булган Валентин Атласов соңгы елларда Зәй керәшен оешмасы башкарган эшләргә яхшы отчет ясады.

— Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы составында Зәй керәшен оешмасы эшли башлауга 9 ел булды. Соңгы елларда эшчәнлегебездә иң төп юнәлеш булып махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү тора. СВО башланганнан бирле Зәй керәшеннәр оешмасы эшчәнлеге бу юнәлештә районда да, республика күләмендә дә зур эш алып баруы белән аерылып тора. Оешма һәм актив тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен бүгенге көнгә 9 миллион 200 мең сум акча җыелып, аларга егетләребез өчен беренче чиратта кирәк булган әйберләр — машиналар, тепловизорлар, квадрокоптерлар, дроннарны ачыклау приборлары, цифрлы рацияләр, автоном җылыткычлар, машиналарга запас частьләр, генераторлар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп әйберләр җибәрелде, — дип сөйләде Валентин Александрович.

Валентин Атласов үз чыгышында керәшен авылларында чиркәүләр төзү-төзекләндерү мәсьәләсенә аерым тукталды. Балалар, яшьләр арасында патриотик тәрбия алып баруга да зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. 2026 елда алга куелган төп максатларның берсе — махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү эшен дәвам итү. Святитель Макарий чиркәвен һәм керәшен үзәге төзү эшләрен киң колач белән алып бару. Авыллардагы чиркәүләрне төзү-төзекләндерү буенча эшне дәвам итү. Шулай ук эшчәнлеккә, чараларга балаларны, яшьләрне күбрәк җәлеп итү бурычы да куела. 

Валентин Атласовның чыгышын Сәвәләй һәм Баграж җирлегендә керәшен халкының милли традицияләрен саклау һәм үстерү, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү буенча җирлек башлыклары Сергей Маклаков һәм Павел Минеев тулыландырды.

Кайвакытта «керәшеннәр җырлап-биеп кенә яши» дигән шелтәле сүзләр дә ишетелә. Менә зәйлеләр мисалында моның алай гына түгел, ә тормыш, көнкүреш өчен җитди мәсьәләләр дә хәл ителүнең күзгә күренеп торган дәлиле. Тырышып, ипләп кенә алга баралар — юл яралар. 

Яңа лидер һәм команда

Валентин Атласов, үзе дә хәрби кеше буларак, махсус хәрби операциядәге хәлләрне яхшы белеп, бар күңелен, вакытын шуңа багышлап эшләде. «Җирле оешма активы белән эшләү минем өчен зур мәртәбә булды», — дип искәртте Атласов. Зәй керәшен оешмасы җитәкчелегеннән үз теләге белән китәргә теләвен белдерде. 

Оешманың яңа җитәкчесе һәм идарә составын тавыш биреп сайладылар. Зәй районы керәшен оешмасы җитәкчесе итеп Петр Иванович Минеев сайланды. Керәшен оешмасының идарә составына яңа әгъзалар сайланды. Халык тәкъдиме буенча, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Абрамов, «Энергетик» Мәдәният сараеның иҗат хезмәткәре Иван Чебаков та бар. 

Петр Уразайкин Валентин Александровичка район керәшен җәмгыяте эшен җанландыруда намуслы тырыш хезмәте, махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәме, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роле өчен рәхмәт белдерде. Яңа җитәкче Петр Ивановичка һәм яңа командага уңышлар теләде.

Зәй керәшеннәре — республикада уңышлы эшләүче оешмалардан берсе 

Людмила Белоусова конференциядә катнашучыларны республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сәламләде. Ул Зәй керәшен җәмгыяте эшен республикада үрнәк итеп куярлык, бик күп эшләр башкарылган дип ассызыклады. 

— Валентин Атласовның докладын тыңлаганнан соң, тагын бер инандым, Зәйдә эшләнгән эшләр бик күп. Соңгы елларда Петр Уразайкин оешмага кушылып, аның ярдәме белән күп проектлар тормышка ашырабыз. Керәшен оешмасының республикада 26 бүлеге бар. Шушы бүлекләрнең 2сендә үз куллары белән тотып, СВО юнәлешендә эшләүче җитәкчеләр бар. Болар Зәй һәм Сарман районы керәшен оешмалары җитәкчеләре — Валентина Атласов һәм Александр Андров. Валентин Александрович һәрбер егет белән элемтәдә тора, зур рәхмәт аңа. Бүген конференциядә катнашып, җирле керәшен оешмасы идарәсе составына кергән махсус хәрби операция егетләренә зур рәхмәт, алар белән зур эшләр башкарырбыз, дигән өметтә калам. 

Республика керәшен оешмасы Зәй керәшеннәре белән тыгыз элемтәдә эшли. «Җиләк» ансабмленә Республика Рәисе фонды ярдәме белән күлмәкләр тегелде. Яшь художник Андрей Кузьминның күргәзмәсен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә тәкъдим иттек. Зәйдә ветеран, журналист, язучы, репрессия корбаны Гурий Тавлинның 100 еллыгын уздырдык. Өч елда Зәй районында сакланып калган мирас буенча 2 экспедиция оештырык, аның нәтиҗәсе буенча фильм ясадык, — дип сөйләде Людмила Белоусова.

Людмила Белоусова керәшеннәрнең мәдәни мирасын саклау һәм күтәрү буенча күпьеллык хезмәтләре өчен Республика төбәк керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров имзасы куелган Рәхмәт хатлары тапшырды. Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов, «Җиләк» фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Агашкина, «Бишкәй» ансамбле җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, «Зәй офыклары» газетасы журналисты Клара Ермолаева, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Марс Гуреев, эшмәкәр Николай Тихонов бүләкләнде. 

Оешмага яшьләрне тартырга кирәк

«Туганайлар» баш редакторы һәм республика төбәк керәшен оешмасының идарә члены буларак сүз алып, мин дә зәйлеләрнең тырыш эшчәнлеге өчен рәхмәт белдердем. Валентин Атласов ярдәме белән газетага Зәй районыннан СВОда катнашучы егетләр турында язмалар әзеләнеп тора. 

Алга таба җирле оешмага яшьләрне күбрәк тартырга, алар белән төрле проектлар оештырырга һәм замана таләпләренә туры китереп, интернет киңлекләрендә дә эшчәнлекләрен даими һәм кызыклы итеп алып барырга кирәклеген ассызыкладым. Район яшьләре Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге белән элемтәдә булып эшләсен, иҗат итсен, дигән теләктә калабыз. 

Конференциянең иң дулкынландыргыч мизгелләре булып махсус хәрби операциядщ катнашучы егетләрнең райондагы тылдагы терәкләренә бүләкләр тапшыруы булды. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Абрамов, Георгий Борисов, Валерий Абрамов махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, эшмәкәрләр Николай Токранов, Владимир Уразайкин, Николай Тихонов, Владимир Долговны — «Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмнәре өчен», Зинаида Иванованы «Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисенә» медале белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев