Зәй активисты Михаил Атласов белән очрашу булды
Зәйнең туган якны өйрәнү музеенда узган очрашуда Михаил Атласов тормыш юлы истәлекләре белән уртаклашты.
Михаил Александрович истәлекләре белән уртаклашып кына калмый, музейга да актив ярдәм итә. Туган якны өйрәнү музее заказы буенча ул «Авыл көнкүреше» экспозициясе өчен экспонат – авыл пиче әзерләгән. Моннан тыш, ул музейга, әтисенең һәм бабасының эш кораллары тутырылган сандыгын бүләк иткән.

Яшь чагында Михаил Александрович Федоровка мәктәбендә хезмәт, сызым һәм рәсем укытучысы булып эшләгән. Укытучылар җитмәгәнлектән, аның армиягә бару вакыты ике елга кичектерелгән. Армия еллары турында аеруча мавыктыргыч итеп сөйләде. Һәр көн иртән сроклы хезмәттәгеләр «Тормыш юлы» буйлап 3 километр йөгергәннәр. Юлларында һәр чакрым саен очраган бәләкәй обелисклар, сугыш чорында урман буйлап узган «Тормыш юлы»н хәтерләтеп торган.
Махсус хәрби опреация башлангач та, Михаил Александрович андагы егетләргә ярдәм итергә алынган. Маскировка челтәре өчен – рамнар, ә госпитальдәгеләргә 15 култык таягы ясап җибәргән.
Музейдагы мондый очрашулар, аеруча файдалы. Бирегә килүчеләрнең олысы, кечесе экспонатларны гына карап калмый, ә узганнар, тарих турында Михаил Атласов кебек хөрмәтле якташларының үз авызыннан ишетә.
Фотолар – музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев