Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Җырга күмелгән юбилей»: Менделеевскиның «Туганайлар» коллективына – 10 ел!

24 январьда Менделеевскида бәйрәм рухы хөкем сөрде. Керәшен җыруы һәм биюе халык иҗаты ансамбле «Туганайлар»ның ун еллыгына багышланган юбилей концерты узды.

10 ел буе ансамбль керәшен мәдәниятенең кыйммәтле хәзинәсен саклый, үстерә һәм зур мәхәббәт белән тамашачыга җиткерә. Аларның чыгышлары – һәрвакыт халык җаны яшәгән, үзенчәлекле көйләр, матур киемнәр һәм дәртле биюләрнең якты калейдоскопы.

Коллективның юлын үз эшенә бирелгән җитәкчеләр алып барды. Анна Рябова ныклы иҗади нигез салды. Аннан соң, эстафетаны Ясминур Гыйзәтуллина дәвам итте. Ул ансамбльнең үсешенә үз өлешен кертте. Ә хәзерге вакытта эшне хәзерге җитәкче – Инна Килеева дәвам итә.

Юбилей концерты якты, матур һәм җылы узды. Ул дуслык һәм үзара хөрмәт бәйрәменә әверелде. Бәйрәмдә күрше районнардан килгән иҗади коллективлар, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады.

«Район башлыгы исеменнән артистларны һәм бөтен иҗади коллективны мәдәният идарәсе башлыгы Регина  Хикмәтуллина котлады. Ул «Туганайлар»га яңа казанышлар һәм уникаль мәдәни мирасны саклау юлында чиксез илһам теләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Туганайлар» коллективы тагын бик күп котлаулар кабул итте. Районда яшәүче керәшен, рус, мари иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Валентина Мамакова, Надежда Бакаева, Марианна Кузнецова, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Рәйханә Фәрхетдинова коллективка җылы теләкләрен һәм иҗади уңышлар теләделәр.

Коллегаларын котларга Алабуга районының Шүрнәк авылыннан, Алабугадан фольклор ансамбльләре, районыбызның керәшеннәр җыелма ансамбле килде.  Яна Шалаумованың, «Кристалл» ансамбле чыгышлары концертка бер ямь өстәде», – дип сөйләде Ясминур Гыйззәтуллина.

«Туганайлар» ансамблен юбилее белән котлыйбыз. Җырларыгыз күп еллар буе барыбызны да сөендереп яңгырасын.

Ясминур Гыйззәтуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев