Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Җырчы Салават Фәтхетдинов Вадим Захаровка туган көненә шәп бүләк ясаган!

Вадим Захаров, 24 июнь көнне Уникс концертлар залында иҗатташ дусларын җыеп, концерт куйды.

Вадим Захаров туган көн концертын «пащти юбилей» дип әйтә. Шул уңайдан, танылган эстрада җырчыларын чакырып, шәп концерт куйган. Иҗатташ дуслары буш кул белән килмәгән, төрле бүләкләргә, күчтәнәчләргә күмгәннәр. Ә иң истә калганы, җырчы Салават Фәтхетдиновның бүләк велосипеды булгандыр.

«Вадим синең гәүдәң дә, күңелең дә зур. Синең белән дуслашып була. Син – мәгънәле кеше. Велисопед турында җырың бар, квадроцикл турында да җырларга кирәк. Сине күтәрә торган велисопед уйлап чыгармаганнар. Шуңа күрә, сиңа дип, үзем махсус эшләттем бер сәпит. Алып кил әле», – дип сөйли сәхнәдә торучы Салават.

Шул моментта ук, сәхнә артыннан зу-у-у-р велисопедка атланган җырчы Рифат Зарипов чыга. Сәхнә уртасында басып торган Салават белән Вадимны берничә кат велосипедта килеш урый.

«Тапкансың кемне утыртырга»,  – дип әйтә Вадим да. 

Әллә шаяртуы, әллә бүләк велосипедны жәлләве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев