Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Хыял канатында»: шагыйрә Зинаида Захарованың иҗат кичәсе узды

16 май көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шагыйрә, прозаик, педагог, Татарстан язучылар берлеге члены, карендәшебез Зинаида Захарованың юбилее уңаеннан иҗат кичәсен булды.

Математик та, шагыйрь дә

Зинаида Захарова 1955 елның 13 январенда Әлмәт районының Кәләй авылында туа. Хезмәт юлын Чистай районының Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Соңыннан — Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә математика укыта. 2014 елдан — Татарстан язучылар берлеге члены. Бүгенге көндә туган авылында яшәп иҗат итә. Ире Селивестр белән ике бала үстерәләр: уллары Игорь, кызлары Юлия. Бүгенге көндә 5 оныклары бар: Виктория, Егор, Роман, Герман, Кристина. 

Балачактан ук шигырьләр язган Зинаида Захарова, математика укытучысы Феодосия Федотованың математика фәненә мәхәббәт уятуы нәтиҗәсендә, укытучылык һөнәрен сайлый, ул 30 елдан артык мәктәптә математика укыта. Әмма поэзия аны үзеннән җибәрми. 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән шагыйрәнең күптән түгел генә «Хыял канатында» дигән яңа китабы дөнья күрде. Шул уңайдан, җырчы Җәкәү йортында Зинаида Захарованың иҗат кичәсе узды. Кичә башланып киткәч тә, Зинаида Захарова:

«Арулармысез! Юбилей, чынлап та, 1ел бара икән. Бүген иҗат кичәмдә әле яңа бастырылган китапларым өстәлне бизәп тора. Тормышта һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Якыннарыбызны бәйрәм белән котлаганда да бәхет, хыялларының тормышка ашуын телибез. Ходай хәерлесен бирә ул, шуңа да хыялланырга кирәк», — дип сәләмләп үз шигырен сөйләде.

Беренчеләрдән булып, юбилярны тәбрикләү сүзләрен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры, республика керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова җиткерде:

«Мин гел әйтә киләм: энҗе төптә булган кебек, халык җәүһәрләре дә — авылларда. Барлык талантлар авыллардан чыккан. Бүген дә күбесе авылларда яшәп иҗат итә. Зинаида Кирилловна — шундыйлардан. Аның турында әйткәч, туган ягы Кәләйне дә телгә алыйк. Аларның үз шагыйрләре, Советлар Союзы Геройлары, оста җыручылары, ансамбле бар. Зинаида Кирилловна илебезгә, телебезгә хезмәт итә. Аның 14 китабы бар, әле тагын бер китабы— типографиядә». 

Балачак, бәхет, хыял

Иҗат кичәсе берничә бүлеккә (блокка) бүленгән иде: тормыш, балачак, керәшенлек, мәхәббәт... Беренче бүлектә Зинаида Захарованың тормышы, иҗат юлы белән якыннанрак танышкач, аның шигырьләрен Сөмбелә Вәлиәхмәтова, Денис Михайлов, Вероника Кибякова, Вадим Шрыков укыды. Аларны тыңлаганда, һәркайсыбыз үз дөньясында, хисләр дулкынында йөзеп йөргәндер.

Р. Төхвәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиялар лауреаты, 16 китап авторы Зинаида Захарова 2014 елдан Татарстан язучылар берлеге члены да әле. Аның иҗат кичәсенә Татарстан язучылар берлеге председателенең оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Ильяс Фәрхуллин да килгән иде.

«Керәшеннәрне хөрмәт итәм. Үземнең танышларым, дусларым арасында да керәшеннәр бар. Үз йолаларыгызны, саклап калуда зур эш алып барасыз, шунлыктан, Сезне башкаларга үрнәк итеп куяр идем», — дип котлап, Татарстан язучылар берлеге председателенең Рәхмәт хаты тапшырды.

Зинаида Захарова иҗатында балалар өчен язылган шигырьләр аерым бер урын алып тора. Аның шигырьләре, хикәяләре тәрбияви дә, шаян да, маҗаралы да, мавыктыргыч та. Талантлы нәни карендәшләребез Антонина Максимова, Савелий Пугачев, Кирилл Кондратьев, Мелания Максимова, Регина Павлова Зинаида Захарованың шул шигырьләрен яттан сөйләделәр. 

Зинаида Захарованың балалар язучысы буларак үсешендә мөһим роль уйнаган кеше — карендәшебез, шагыйрә, тәрҗемәче, галимә Луиза Янсуар. Ул да Зинаида Захаровага матур теләкләрен җиткереп, шигырен бүләк итте.

«Бергә эшли башлаган вакыттагы шикелле үк, Сез бүген дә яшь, дәртле, юмор хисле. Балалык рухы гомер буе яныгызда йөрсен. Янәшәгездә таянырлык кешеләр булсын», — дип теләкләрен җиткерде Луиза.

Юбилярның юмор хисенә бай шигырьләре дә шактый. Аларын Денис Михайлов һәм Дима Баранов сөйләде. Бала җанлы, шат күңелле кеше генә шундый кызыклы шигырьләр яза аладыр.

Зинаида Захарова иҗатында мәхәббәт темасы, шулай ук, зур урын алып тора. Мәхәббәт хисләре белән сугарылган шигырьләрен Вероника Кибякова, Вадим Шрыков укып үттеләр. 

Билгеле булганча, Зинаида Захарова сүзләренә иҗат ителгән җырлар да шактый. Иҗат кичәсендә алары да яңгырады. «Сөйгән ярыма» җырын Валентина Исламова башкарды (көе — Людмила Аланлыныкы). Алабуга шәһәрендә яшәүче карендәшебез Нина Сәлимуллина җырларында да Зинаида Захрованың шигырьләре яңа тормыш алды. Ул бу кичтә Зинаида Кирилловнаның шигырьләренә язылган «Авылыма» һәм «Сине көтәм»не җырлады.

Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче сәләтле карендәшебез Людмила Аланлы белән аларны якын дуслар дисәк тә була, бу хакта Зинаида Кирилловна да искәртеп узды. Людмила — аның 10лап җырына көй язган шагыйрә, автор-башкаручы. Ул җылы теләкләрен җиткереп, «Күзләреңдә», «Син булганда, әни» җырын башкарды.

Кичәгә арадагы еллар һәм күп чакрымнар сынавын үткән дусты Гөлзадә Бәйрәмова да бар иде. 

«Язучының туган көне —шәхси бәйрәм генә түгел, ә аның иҗатын яратучылар бәйрәме дә. Чөнки язучы үз иҗатында халкының шатлыкларын, кайгыларын, тарихын, бүгенгесен язып, киләчәк буынга калдыра. Язучы — милләт баласы. Ул яктан, син бик бәхетле Зинаида. Ходай сиңа ике сәләт биргән: акыл һәм хис. Бу Ходайның сайлап алган, яраткан бәндәләренә бирелә. Зур йөрәгеңдәге шушы ике хисне син балаларга, халкыңа бирәсең. Шигырьләреңдә керәшеннәрнең йола-гадәтләрен зурлыйсың. Минем синең кебек китабым булсамы?! Бернәрсәгә исем китмичә яшәр идем. Аларның бит берсе дә күктән төшеп утырмый, ул — зур хезмәт. Ирең, балаларың, оныкларың сәламәт булып, тулы гаиләдә бәхетле тормыш телим», — дип котлап узды дусты.

Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, Зинаида Захарованың 6 китабының редакторы, шагыйрь Рифат Сәлах каләмдәшенең киң күңелле булуын искәртеп үтте:

«Зинаида апа дигәч, күңелдә шигырь туа. Ул безгә „тагын бер китап алып килдем әле» дип елмаеп килеп керә. Без, нәшрияттәгеләр, барыбыз да аны көтеп алабыз».

Шигырьләрендә — керәшенлек

Керәшеннәр арасында туып-үскән, керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле сөйләм теле, үз фикерләү алымы булган Зинаида Захарованың шигырьләреннән ихласлык, гадилек бөркелә. 

Ерак араны якын итеп, аның иҗат кичәсенә килүчеләр арасында туган ягы Кәләй керәшеннәре дә бар иде: Валентина Исламова-Брагина җитәкчелегендәге «Кәләем» фольклор ансамбле һәм Әлмәт керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунова.

«Зинаида, Сез — Әлмәт районының йөзек кашы. Иҗат уңышлары юлдаш булсын, бәхетле булыгыз» — дип котлап, Валентина Гробунова аңа бүләкләр тапшырды.

Валентина Исламова башкаруында «Кәләй урамнары» һәм «Кәләем» фольклор ансамбле «Кәләебез чишмәсе» җырларын бүләк итте. 

Әйтеп узганымча, кичәдә килгән кунаклар шактый булды. Сарман районы җитәкчелегенең, карендәшләрнең бер кочак котлауларын һәм нәфис чәчәк бәйләме күтәреп, Ләкедән Римма Антонова да килгән иде.

Шулай ук, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Елена Григорьева-Данилова, артист, алып баручы Аграфена Васильева да аңа хөрмәтен белдерделәр. 

Аграфена Васильева:

«Зинаида, шигырьләреңне тыңлагач, яшь вакытларым күз алдыма килде. Үземә рухи азык алып китәм бүген. Китабыгызны алып, тизрәк укып чыгасым, шигырьләрегезне дә үз укучыларыма өйрәтәсем килә», — дип үз фикерләрен җиткерде.

Елена Григорьева-Данилова:

«Сезнең турыда ишеткәнем булса да, моңа кадәр үзегезне күргәнем юк иде. Сездән дә бәхетле кеше юк икән. Минем дә сезнең кебек буласым килә. Котлыйм», — дип ихлас теләкләрен белдерде Елена. 

Иҗат кичәсе ахырында үзенең «Яратып яшәү кирәк» шигырен сөйләгән Зинаида Кирилловна:

«Әлеге иҗат кичәсен оештыручыларга, зурлап килгән дусларыма, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә, «Туганайлар» газетасына, Язучылар берлегенә, килгән шагыйрьләргә, җырчыларга, «Кәләем» ансамбленә рәхмәт әйтәм. Бүген янымда булып, шатлыгымны уртаклашкан кызым Юлиягә, оныгыма да рәхмәт. Ходай барыгызны да зурласын, яхшылыкларыгыз меңе белән әйләнеп кайтсын», — дип ихтирамын җиткерде.

Ике сәгатькә якын барган кичә күз йомганчы узып китте. Зинаида Зхарованың шигырьләре гади, халыкчан икәненә тагын бер инандык. Шушы 2 сәгать эчендә төрле хисләр кичердек: шатлану, уйлану, моңлану. Зинаида Кирилловна әтисе турындагы шигырен яттан сөйләгәндә залдагыларның күңелләре тулды, күзләрдә яшь тамчылары ялтырады... 

«Зинаида Кирилловнага сүнмәс илһам чыганагы телибез. Яңадан-яңа шигырьләре язылып, җырлары туып, китаплары басылып торсын! Һәр иҗат җимешегез халык күңелендә лаеклы урынын алсын дигән теләктә калабыз! Без бүген урау юллар аша шигърияткә килеп, кыска вакыт эчендә 16 китап бастырып чыгарырга җитешкән карендәшебез Зинаида Захарова белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз», — дип тәмамлады «Туганайлар» газетасының баш редакторы, иҗат кичәсен алып баручы Юлия Губина.

Кичә, «Кәләем» ансамбле башкаруында, Зинаида Захарова сүзләренә көен Людмила Аланлы иҗат иткән «Керәшен карендәшләрем» җыры белән тәмамланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев