Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Валентина Долматова хезмәттә дә, гаиләдә дә үрнәк

Валентина Долматованың тормыш юлы күп санлы бүләкләргә лаек булган олы хезмәт юлы белән үрелеп бара. Бүген ул лаеклы ялда булса да, актив тормыш алып бара, белеме һәм тәҗрибәсе белән яшь буынга үрнәк булып кала.

Валентина Ивановна колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе Иван Апачев сугыш ветераны иде. Сугыш беткәч, исән-сау кайтып, колхозда балта остасы булып эшләде. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозда бөтен эш кул көче белән башкарыла. Әнисе Мария колхозда төрле эшләрдә эшли.

Ул вакытта «разнорабочие» дигән эшчеләр колхозда бик кирәкле була һәм күптөрле хезмәт башкара. Гаиләдә биш бала үскәннәр. Кызганычка каршы, туганнары арабызда юк инде. Урыннары җәннәттә булсын. Валентина Ивановна – югары белемле, талантлы авыл хуҗалыгы белгече. Колхозда, агрофирмада алыштыргысыз баш бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Яшь белгечләргә үрнәк булды.

Үзенең профессионал белемен яшьләр белән бүлеште, озак еллар туплаган тәҗрибәсен өйрәтте. Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде. «Казанның 1000 еллык» медале, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Валентина Долматова һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, тырыш һәм таләпчән белгеч булды. Ире Михаил баш зоотехник булып эшләде. Тик 2003 елда 52 яшендә каты авыру аны бу дөньядан алып китте. Алар, өч бала тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормышка озатты. Кызы Роза һәм улы Иван Казанда яши һәм эшлиләр. Иванның бер улы үсеп килә. Улы Олег һәм килене Нина авылда яши, Олы Кайбычта эшлиләр. Ике бала үстерәләр, кызлары Диана Казанда югары уку йортында белем ала, уллары Станислав мәктәптә укый. Станислав бик актив, «Инешкәй» фольклор ансамблендә биюче.

Алар әниләренә һәрвакыт булышып яшиләр. Ә Валентина Ивановна авыл җирлегендә узучы барлык чараларда актив катнаша. «Ярдәм янәшә», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акцияләренә үз өлешен кертә. Маскировка сеткалары бәйләргә дә булыша. Турминский авылындагы Изге Тройсын чиркәвенә дә йөри. Бакчада эшләргә ярата, күптөрле гөлләр үстерә, җиләк-җимеш, яшелчә белән шөгыльләнә. Кош-корт, сарыклар асрый. Күп еллар балаларына, оныкларына яраткан әни, дәү әни булып яшәргә насыйп итсен аңа Ходай.

Ольга Боярина, Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе

Фотолар Ольга Бояринадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев