Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәннән Серафима Мурсякова гомер буе туган авылым дип җан атып яши

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылының ветераннар советы рәисе Ольга Боярина авылдашы Серафима Артемовна турында язды.

Күптән түгел Серафима Артемовна белән очраштык. Үткән гомернең төрле мизгелләре турында бик күп төрле вакыйгаларны исенә төшерде ул. Сугыштан соңгы авыр еллар! Авылларда торгынлык эшләре бара, колхозда иген, шикәр чөгендере үстерәләр, мөгезле эре хайваннар, дуңгыз үрчетәләр һәм яшелчәлек белән дә шөгыльләнәләр. 

Шәхси хуҗалыкларда да мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакчада бәрәңге, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш өлгерә. Һәр йортта йон эрли, киндер суга торган җайланмалар бар, кичләрен киндер тукымадан күлмәк теккәннәр, төрле-төрле бизәкле тастымаллар сукканнар, чигү чиккәннәр. 

«Бу хезмәтләрне халык үз куллары белән башкарды һәм һәр мизгел күңел түрендә саклана», ди ул. Серафима Артемовна 1946 елның 21 августта, Хуҗа Хәсән авылында колхозчылар гаиләсендә, 8 бала арасында 3нчесе булып туган. Кечкенәдән әнисенә булышчы була, әти-әнисе колхозда хезмәт итә. Балалар әниләре эштән кайткан вакытка су ташып, өйдәге эшләрне башкарып куя торган булганнар. Авыл мәктәбендә 7нче классны тәмамлагач, япь-яшь кыз — Серафима фермага бозау карарга эшкә бара. Укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмагандыр күрәсең, заманасы авыр чорга туры килгән бит.

«Фермада хезмәт авыр иде, өлкәннәр булышты. Алар инде күптән безнең арабызда юк, урыннары җомахта булсын» диеп искә алды ул алар турында.

Яшь булса да, естәмә эш тә алган, бөтен ферма малына су җылыткан — «кочегар» вазифасын да башкарган. Терлекчелек тармагында югары күрсәткечләре өчен аңа Грамота бирелә, кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнә. Яшьлек елларын да исенә төшерде ул, ничек аулак өйләрдә күмәкләшеп чигү чиккәннәр, гармунда уйнап җырлап-биеп күңел ачканнар, "кичке уен«да — «Питрау» бәйрәмнәрендә катнашканнар, әби-бабаларыбыздан калган йола-гадәтләрне дәвам итеп, төрле-төрле чараларда актив булганнар. 

«Ул заманда бөтен уеннар урамда иде инде», — ди ул. Шулай итеп, яшьлек дәвам иткән, алар авыл егете Иван Мурсяков белән гаилә корганнар. Иван да күп балалы гаиләдән, авылда тормыш авыр, алар Канаш шәһәренә килеп вагоннар ремонтлау заводына эшкә урнашалар. 3 балага гомер бирәләр, 7 ел заводта хезмәт куялар. Тик авылны сагыналар, Серафима хайваннарны үз иткән терлекче буларак, авылга кайтырга карар кыла һәм иренә бу хакта әйтә. Шулай итеп, алар яңадан авылга кайтып төпләнәләр һәм колхозда эшлиләр. Иван колхозда ремонтлау бригадасында, Серафима түти дуңгызчылык фермасында эшлиләр. 

Авылда тагын 4 балага гомер бүләк итә алар, барысы 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик тормышның да үз кануннары бар шул. 1992нче елда 51 яшендә ире – 7 бала әтисе вафат була. Тормыш арбасы тәгәри, балалар да буй җитеп үз тормышлары белән яшиләр. Кайгы җиле төрле яктан килеп чыга бит. Уллары Анрей белән Вячеслав та бер бер артлы якты дөнья белән хушлашалар. «Бик авыр булды, түземлек Ходайдан сабырлык сорадым, шөкер!», — диде авыр сулап Серафима түти. Аңа инде 80 яшь. Янәшәсендә туганнары, балалары, оныклары хәлләрен белешеп, булышып, аралашып торалар. Авылда гомер иткән кызы Галина һәрвакыт күңел җылысын әнисенә җиткереп тора, йортлары да янәшә булуы да бик рәхәт. Серафима Артемовна гәҗитләр яздыра, аларны укып бара. Балалары, 6 оныгы, 7 оныкчыгының уңышларына шатланып, һәр туган иртәгә шөкер итә ул.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева белән
Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева белән

О. Боярина фотолары


Нет комментариев