Хуҗа Хәсәннән «Инешкәй» ансамбле Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә II урынны алды
17–18 апрель көннәрендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, халык иҗатына багышланган, Бөтенроссия «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең йомгаклау туры узды.
Быел бу фестивальдә 500дән артык конкурсант канашырга теләк белдергән.
«Әлеге конкурс-фестиваль 2010 елдан бирле безнең университет базасында үткәрелә. Соңгы елларда фестивальнең форматы үзгәрде, географиясе киңәйде. Башта фестиваль студентлар белән генә үткәрелә иде, хәзер мәктәп укучыларын һәм махсус урта белем бирү йортлары студентларын да чакыра башладык. Катнашучыларның географиясе бик киң – Россиянең 8 төбәге (Башкортстан, Чувашия, Мордовия республикалары, Пермь крае, Саратов, Оренбург, Свердловск өлкәләре) һәм Татарстанның барлык районнары да диярлек», – дип сөйләде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына һәм танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды.
9 номинациядә уздырылган фестивальдә Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе – Светлана Бартязова) керәшен биюен башкарып, II дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Аларга акчалата бүләк тә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев