«Хәтер чемоданы»: Мамадышта балаларны тарих белән таныштырдылар
Мамадыш районының «Ләйсән» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар өчен бик кызыклы чара үткәрелде.
Аларны «Хәтер чемоданы» дип аталган махсус экспонат белән таныштырдылар. Бу хакта безгә тәрбияче, карендәшебез Римма Кузнецова хәбәр итте.
«Хәтер чемоданы» эчендә солдат тормышын чагылдырган бик күп әйберләр бар иде: солдат өс-баш киемнәре, бинокль, котелок, фляжка, солдат кашыгы, солдат хатлары, шулай ук солдатларның фотолары һәм альбомнары.
Балалар бу тарихи әйберләрне зур кызыксыну һәм соклану белән карадылар. Алар өчен бу – үткән заманнарны, бабаларыбызның батырлыгын күзалларга мөмкинлек бирүче бер могҗиза булды. Мондый чаралар балаларның Ватанга мәхәббәтен, тарихны өйрәнүгә кызыксынуын арттыруда зур роль уйный», – дип сөйләде Римма Кузнецова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев