Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимир Путин яңа күп функцияле цифрлы платформа булдыру турындагы законны имзалады

Бу система гражданнарның дәүләт белән аралашуы һәм цифрлы документлар бирү өчен бердәм канал булачак. Закон хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында чыкты.

Платформа ярдәмендә кулланучылар хәбәрләр алмаша, документларга көчәйтелгән электрон имза куя ала, шулай ук үзләре турында Бердәм идентификация һәм аутентификация системасыннан (ЕИА) мәгълүмат тапшыра алачак. Бу шәхесне, яшьне, ташламалар булуны, уку йортларында белем алуны һәм башка мәгълүматларны расларга мөмкинлек бирәчәк. Мисал өчен, сервис аша алынган электрон документларны кунакханәләргә урнашканда яки студент статусын раслаганда кулланырга мөмкин булачак.

Әгәр шәхес таныклыклары платформада инде тапшырылган һәм күрсәтелгән булса, аларның кабатлана торган аналогларын таләп итү тыелачак — закон тарафыннан турыдан-туры билгеләнгән аерым очраклардан тыш.

Платформаны эшләүче компанияне Хөкүмәт билгеләргә тиеш. Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә, әмма кайбер нигезләмәләр соңрак эшли башлаячак. Шулай итеп, смартфоннарга, планшетларга һәм башка җайланмаларга сервисны мәҗбүри кую турындагы таләп 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Шул ук көннән башлап, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык башка документлардан аерым рәсмиләштерелергә тиеш дигән кагыйдә кертелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев