Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Владимир авылындагы часовня төзелү дәвам итә

Әлеге часовняга 2021 елның январенда нигез салынган. Аның төзелешенә «Керамика» җәмгыяте генераль директоры, шушы авылда туып-үскән Александр Аксаков акчалата ярдәм күрсәтә.

Дүртенче елын төзелә торган часовня төгәлләнү этабында. Часовня төзелүе – авыл халкы өчен зур вакыйга.

Быел анда җылытылган идәннәр җәелгән, түбә ябуны тәмамлап, эчке эшләргә тотынганнар. Часовняның стеналарны эчке яктан Изгеләр төсләрен ясау күп вакыт һәм төгәллек таләп итә. Шулай ук, ишекләргә һәм гөмбәзгә заказ бирелгән, аларны һәм качны якын арада урнаштыру күздә тотыла.

Часовня Изге изге княз Александр Невский хөрмәтенә аруландырылачак. Аны искә алу көнендә, 6 декабрьдә, биредә беренче бәйрәм литургиясен үткәрү планлаштырыла.

Спонсор Александр Аксаков хәбәр иткәнчә, барлык эшне тулысынча тәмамлау һәм часовняны приход халкына файдалануга тапшыру 2026 елга билгеләнгән. Шуннан соң анда келәүләр, литургияләр һәм башка йолалар үткәрелә башлаячак.

Александр Аксаков өчен бу проект зур әһәмияткә ия:

«Бу –  минем өчен хәйриячелек кенә түгел, ә үземнең кече Ватаным һәм анда яшәүчеләр  каршындагы изге бурычым», – дип үз фикерен белдерде меценат. – Күз алдыңда гади бер бина түгел, ә якташларың өчен рухи үзәкнең калкып чыгуын күрүдән күңелдә канәгатьлек хисләре уяна. Моны сүзләр белән аңлату мөмкин түгел. Гомереңнең юкка үтмәвен, үзеңнән соң кешеләргә мәңгелек истәлегең калачагын тоюдан эчке бер ышаныч, горурлык барлыкка килә. Мондый игелекле эш чын шатлык һәм күңел тынычлыгы китерә,ә аларны бернинди акчага да сатып алу мөмкин түгел».

Фото: Туганайлар архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев