Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Виктория Газтдинова: «Балтырган» җыруын тыңласам, Яңа Усы түтиләре күз алдына килә

Керәшенчә марафонда катнашучы карендәшебез Виктория Газтдинова Мөслим районының Әмәкәй авылыннан.

Виктория Александровнаның  милли кием темасына язылганнарын укучыларыбызга тәкъдим итәбез: 

Француз җаулык киштәдә
Сатыладыр бистәдә шул.
Сезнең белән күрешүләр
Юк иде әле истә дә, шул.

«Балтырган» җыруын тыңласам, узган гасырның 50 еллар азагында француз яулыкларын  чәеп бәйләп эшкә ашыккан Яңа Усы түтиләре күз алдына килә. Кәтри әбинең кызылрак төстә шакмаклы күлмәге,  Марпа түтинең суккан алҗапкычы хәтердә. Әбинең җиләне дә истә. Без үскәндә милли кием кию юк иде инде, бар да европача киемгә күчкәннәр, моның сәбәпләре дә бардыр. Интернет чыганакларында калпак, такыя, сүрәкә, күкрәкчәләргә һәм башкаларга. аңлатма бар. Милли кием үрнәген безнең «Усыкай буйлары» халык ансамбле кызлары–җегетләрендә ачык күреп була.

Ансамбль активисты РСФСР ның мәгариф отличнигы якын дустым – Валерина Петрова җырак әбисенең алҗапкычын бәйләп төшкән фотоны да куям әле.

Валеринаның җырак әбисе Прокопьева Евдокия Льентьевна үз куллары белән төрле җепләрдән сугып эшләгән булган аны(1895 елда туган). Авылыбыз музеенда саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев