Хәбәрләр

Василий Иванов шигырьләре

Читтә яшәүче күркәм карендәшләребез, аларның яшәү-көнкүрешләре белән танышып торабыз.

Иванов Василий Алексеевич 1954 елда Мари Республикасындагы Мари-Төрек районынының Кече Нослы авылында күп балалы гаиләдә туган. Аның әнисе Анна Андреевна гади колхозчы. Әтисе Иванов Алексей Иванович та колхозда эшләгән, тегүче, балта остасы, умартачылык һөнәрләрен әйбәт белгән. 10 баласына боларның барысын да өйрәтергә тырышкан. Ивановлар – җыр-моңга гашыйк, талантлы гаилә. Шуның өстенә, Василий Иванов шигырьләр һәм хикәяләр дә яза. Василий Алексеевичның “Уены-чыны бергә” дигән китабы да дөнья күрде.

Көз турында

Көз турында әйтеп китим әле,

Ярата аны авыл кешесе.

Ул яшелчә, җиләк — җимешләрдән,

Сыгылып тора келәт киштәсе.

 

Ул итләр күп, симез, симез саннар,

Суыткычта безне көтәләр.

Ни ашасаң, бар да тәмле вакыт,

Үз кулларың белән тапканнар.

 

Була инде аның яңгыры да,

Пычрагы да була муеннан.

Авыл халкы һәрбер кыенлыктан,

Файда чыгарырга өйрнгән.

 

Яңгыр көнне ял итәргә була,

Бераз гына йоклап алырга.

Кайбер әби күршесенә чаба,

Авыл гайбәтләрен тыңларга.

 

Яшьрәк парлар аулак җиргә кача,

Яңгыр шыбырдавын тыңларга.

Шул тавыштан матур кызлар туа,

Шуңа матур, кызлар авылда.

 

Өйләнергә иң дә кулай чор бу,

Бабайлар да көзен өйләнгән.

Көннәр кыска, төннәр озыная,

Бәрәңге күп, тәкә симергән.

 

Көз ул шундый, матур күңелле чор,

Муллык, шатлык бүләк иткән чор.

Ә яшьләргә, зур тормышка атлап,

Парлы юлын, башлап китәр

 

Икенче кызым тугач

Авыл язгы яшеллеккә чумып,

Ап — ак булгач шомырт агачы,

Икенче кыз минем, дөнья күрде,

Сөенечем өйгә сыймады.

 

Икенче кыз минем! Икенче кыз!

Нинди матур аның карашы.

Нинди матур ирен бүлтәйтүе,.

Ничек куе икән чәчләре.

 

Кулга алып кабат-кабат карыйм,

Кулларын да тотып-тотып карыйм,

Челт-челт итеп йомган күзләрендә,

Әнисенең нурлы күзен таныйм.

 

Кыз бала бит, ничек яратмыйсың,

Матур бит ул, шундый сөйкемле.

Үсә төшкәч килеп җитәр дә ул,

Үбеп алыр минем битемне.

 

Апасы бар. Инде җәяү йөри,

Ул да тотар әле кулларын.

Кулларыннан алып урам буйлап,

Туздырырлар авыл тузанын.

 

Икенче кыз. Өй яктырды кебек,

Тәрәзәдә шомырт чәчәге.

Шомырт чәчәге күк ак бәхеттә,

Булсын димен, кызым гомере.

 


Нет комментариев