Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Валентина Максимова: «Тамакса безнең керәшенлекне күрсәтеп тора»

Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, этнограф Валентина Максимова заманча тамаксалар ясаган иде.

Гаилә һәм милли бәйрәмнәрдә заманча күлмәкләр белән мондый тамаксаларны тагу күркәм күренеш. Моңа өстәп, тамакса безнең керәшенлекне күрсәтеп тора. Валентина Максимова тамаксаларны ике төрле модельдә ясаган.

– Зуррагы – милли этник костюмнар белән тагу өчен булса, кечерәге заманча киемнәр белән килешәчәк, – дип сөйли ул. – Тамаксалар элек ике-өч рәт тәңкәләрдән торган. Аны күбрәк яшь кызлар таккан. Түшлек, исә, бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Элек хатын-кызлар мондый нәрсәләрне бизәнү әйбере буларак түгел, ә саклавыч итеп кулланган. Бай хатыннары түшлек өстеннән хәтта тамакса да бәйләгәннәр. Элеккеләр начар энергиядән, күзләрдән шулай сакланганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев