Вадим Захаров халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирә: «Булырмы, юкмы дип гел икеләнеп яшәдем»
ТМТВ каналында «10 сорау» тапшыруы бара. Алып баручы Әбри Хәбриев килгән кунакларга сораулар бирә. Әлеге тапшыруның чираттагы кунагы карендәшебез җырчы Вадим Захаров булган.
— Нинди принциплар аркасында чыгыш ясаудан баш тартырга мөмкинсең?
— Мин яратып бетерми торган кешеләр булырга мөмкин. Андый җиргә бармыйм. Андый ситуацияләрдә күп булдым. Нигә әле мин шул яратмаган кешеләр, шул авыр атмосфералы җирдә булырга тиеш?! Хәзер үемдә ышаныч тоя башладым.
— Сәхнәгә спиртлы эчемлекләр эчкән килеш чыккан бармы?
— Яшь вакытта булды. Ул инде ниндидер балалык, яшьлек, юләрлек вакытларда. Без дә тере кешеләр бит. Хәзер гомумән андый эчемлекләр кулланмыйм.
— Кайсы артистны сәхнәгә чыгып, әкият сөйли дип саныйсыз?
— Аның бөтенесе дә әзме-күпме әкият сөйли. Ә кайбер артистларга сокланып карыйм, шуның кадәр ышандырырлык итеп сөйли. Аның белән генә шулай булган диярсең. Ул яктан Илсөя Бәдретдинованы тыңларга яратам инде... Аңа да осталык кирәк шул.
— Стресс вакытында күпме ашыйсыз?
— Андый вакытта ашамыйм. Яшь вакыт белән чагыштырганда, бик күп җыйдым. Аннары үз-үземне кул адым, чөнки баскычтан да менү авыр була башлаган иде инде.
— Ни өчен озак еллар татар эстрадасында эшләп, соңгы елларда гына уңышка ирешә алдыгыз?
— Мин 18 елдан артык сәхнәдә. Гел икеләнеп яшәдем, булыр микән, юк микән дип. Айрат Илоьясовның ярдәме зур булды. Бер көн килде дә: «Җырларың күп, халык ярата. Шоу түгел, концерт ясыйбыз. Пирамиданы тутырып киләчәк халык» дип әйтте. Мин ышанмадым. Менә шуннан башланды. 2 көн Пирамида концертлар залында зал тутытырп концерт куйдык, аннары өстәмә концертлар куюны да сорадылар әле. Үзем генә башкарып чыга алмас идем. Бу — көчле команда эше. Шушылай барса, мин канәгать.
— Ничек ябыктыгыз?
— Мингәрдә булып кайттым, анда махсус программа бар иде. Төрле массажлар, бассейн һәм башкалар. Бер ризык та капмыйча, су эчмичә бер атна эчендә 9 килога ябыктым. Тагын шунсы бар: спиртлы эчемлекләр эчмәскә кирәк.
— Сезнең Римма Никитинага бүтән татар эстрадасында җырламаска кушуыгыз дөресме? Дөрес булса, ни өчен?
— Мин аны гел әйтә идем, ләкин җырлама дип түгел, ә «дөрес җырламыйсың» дип. Шул гына. Үзе дә нормально кабул итте, соңгы арада гына әллә нәрсә. Аның белән гел дуслар булдык, аларга Питрәчкә кайтып Яңа ел да каршылаган булды.
— Бер концерттан, шәхсән сез, күпме акча эшлисез?
— Команда, утлар, экран барысын алып атсаң, бер айлык иппотекага түләү акчасы кала. Акчага бервакытта да табынмадым. Булдыран саен булдырасы килә инде, үзеңнеке булсын дип тырышасың. Артык күп эшлим дип әйтә алмыйм, уртача 50 мең. Курыкмыйча әйтәм, башкалар белән чагыштырганда, мин үземнең музыкантларыма күбрәк түлим.
— Тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз белән таныштырыгыз.
— Хатыным — Лариса, Казан кызы. Аның белән радио аша таныштык. Гади тракторист, авылда эшлим дип әйттем үзем турында. Ул мине Казанда икәнне,җырлап йөрүемне белмәде. 2 ел очрашып йөрдек, өйләнешкәнгә 14 ел. Ике кыз үстерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев